Укучылар өчен экскурсия

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ай саен укучылар һәм студентлар өчен экскурсия-лекцияләр уза. Алар балаларда гражданлык, патриотик хисләр тәрбиялиләр. Бүген көнгә бу лекцияләрде 400 ләп укучы катнашты. 2014 елның 15 гыйнвар көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре 35 нче мәктәпнең 10 нчы  сыйныф укучылар өчен экскурсия-лекция үткәрделәр.

   Укучыларны Тантаналар сарае бинасы буенча уздырдылар, дәүләт бүләкләрен тапшыру, ярәшү, исем кушу, юбилей туйлар бәйрәмнәре турында сөйләделәр, ГХАТ идарәсе эшчәклеге турында белешмәләр бирделәр. Очрашу ахырында укучыларның һәрберсенә исемнәренең мәгънәсен  аңлаткан диплом тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International