Никахлашучы яшь парлар белән лекцияләр

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсендә гаилә статусын ныгыту өстендә системага салынган эш алып барыла.

   Тантаналар сараенда эшләүче гаилә үзәгенең төп бурычлары булып түбәндәгеләр тора: гаиләне ныгыту; яшҗ парга консультация; конфликтлы ситуацияләрне булдырмау һәм алар өстендә эш; медик-генетик  яктан тикшеренү буенча,психологик, хокукый яктан киңрәк һәм тулырак информация бирү; никахлашу тантанасын оештыру буенча белгечләрнең консультацияләрә. Бүгенче көнгә бу эшчәнлектә 4000 артык яшь пар катнаша.

    2014 елның 15 гыйнварыннан Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда никахлашуга гариза биргән яшь парлар белән очрашу-лекцияләре кабаттан уздырыла башладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International