Яңа ел бәйрәмнәре көне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илдан Шәйморзин һәм Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдүс Сәгъдиев Бөек Ватан сугышы ветераны, элеккеге Иске Казиле авыл Советы рәисе Мәннәпов Кәлимулла Гайнулла улын юбилее белән котлады. Илдан Галимҗан улы юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм Кама Тамагы муниципаль район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. Илдүс Хатыйп улы шулай ук авыл җирлеге исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк алып килгән иде.
Кунаклар юбилярга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, туганнар игътибарын һәм ихтирамын теләде. Калимулла Гайнулла улы үз чиратында район җитәкчелегенә һәм авыл җирлегенә зур рәхмәтен җиткерде. Кәлимулла Гайнулла улы тормыш иптәше Гафия Хәйретдин кызы белән 7 бала тәрбияләп үстергән, барысына да югары белем биргәннәр. Хәзерге вакытта 12 оныклары һәм 8 оныкчыклары бар. Бу көнне алар да бәйрәм табынына җыелган иде.