Соңгы елларда Буа муниципаль районында кайбер демографик күрсәткечләрнең уңай диманикасы күзәтелә. 2011 елда туучылар саны 495, 2012 елда 517 булса, бу сан 2013 елда 521 балага җиткән. 276 малайга 245 кыз туры килгән, күренгәнчә кызларга караганда малайлар күбрәк туа. 2013 елда гаиләдә беренче булып – 209, икенче булып – 227, өченче булып – 69, дүрт һәм күбрәк – 16 бала туган. Шулай ук 2013 елда өч пар игзәкләр туган. Үлүчеләр саны да кимү ягында: 2011 елда 670, 2012 елда 710 кеше үлгән булса, бу сан 2013 елда 668 кешене тәшкил иткән. 334 гаилә теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 62 гаиләгә күбрәк. Язылышучыларның күбесе 18 яштән 24 яшь аралыгында гаилә корганнар. 2013 елда 68 милләтара никах теркәлгән, 58 ир ат һәм 45 хатын кыз кабат никахка кергәннәр.