Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идәрәсе белгечләре булачак әниләр белән очрашу уздырды

2014 елның 17 гыйнвары, җомга

2014 елның 17 гыйнвар көнендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идәрәсе белгечләре консультация һәм диагностика бүлеге “Хатын-казлар консультациясе”ндә булачак әниләр белән “Исем сере” дип исемләнгән кызыклы очрашу  уздырды.

       Очрашу барышында булачак яшь әниләр Түбән Кама муниципаль районында 2013 елда зур популярлык казанган исемнәр турында фикер алыштылар, балалар бакчасында, сыйныфта биш-алты Булат, өч-дүрт Әминәнең булуы бала өчен җайсыз, уңайсыз булуына төшенделәр.  Хатын кызлар консулҗтаөиясе коллективы уз чиратында мондый очрашуларны еш оештырыга таләп итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International