2014 елның 19 январендә Алабуга муниципаль районы Елово авылында Сарсадскихлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үттеләр

2014 елның 19 гыйнвары, якшәмбе

Михаил Степанович белән Нина Никитична гомер буе колхозда эшләгән. Гаилә башлыгы иртәдән кичкә кадәр машина йөрткән, ә җәмәгате сыер да сауган, пешекче һәм ферма мөдире булып эшләгән. Икәүләшеп дүрт кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә аларның алты оныклары бар. Бу гаиләне авыл халкы тәртипле һәм хезмәт сөючән буларак хөрмәт итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International