Громовлар гаиләсендә искиткеч вакыйга булды – икенче балалары Ульяна туды!
Әти-әниләре, әби-бабайлары өчен кызларының дөньяга килүе – шатлыклы һәм куанычлы вакыйга.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе В.Бабушкина Громовлар гаиләсен җылы котлап, аларга сәламәтлек, өй тынычлыгы, балалары көчле һәм сәламәт, матур һәм уңышларга ирешеп үссен дигән теләкләрен белдергәннән соң, беренче документ - туу турында таныклык һәм йомшак уенчык тапшырды.