Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Калимуллин Биектау авылының Мичурин урамы 17 йортта яшәгән ветераннар янына килде. Ул аларны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап аларга ныклы сәләмәтлек һәм яхшы кәефләр теләде
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Баулы ГХАТ бүлегендә Хаҗиевлар гаиләсе “бриллиант” туйларын билгеләп үтте. Бу хөрмәткә һәм ихтирамга лаеклы гаилә күпләр өчен үрнәк булып тора.
Бүгенге көн аларның гаиләләре өчен бик мөһим, чөнки бүген Михаил Израил улының туган көне, аңа 92 яшьтулды. Бу гаилә бердәм, алар озын hәм бик күренекле тормыш юлын уздылар.
Мамадышлылар 5 нче май көнне Вятка елгасы яры буенда искиткеч күркәм тамашага шаһит булдылар. Кышкы йокыдан соң гүзәл Яр буе сезонын башлап җибәрде. Кунакларны җырлаучы төсле фонтан, балалар аттракционы, тәм-том тулы кибетләр, Мамадыш районын сүрәтләүче сувернир продукция cатучы нокталар каршы алды. Сәхнәдә баручы җирле йолдызлар тарафыннан әзерләнгән концерт бар кешенең бәйрәм рухын күтәреп торды.
Әйтергә кирәк, бу көнне Мамадыш үзенең беренче туристик маршрутын кабул итте. “Нижний Новгород – Киров” маршруты буенча баручы “Василий Чапаев” теплоходы Вятка яр буена 120 турист белән килеп туктады. Кунакларны мамадышлылар биш телдә, биш төрле милли ризык белән каршы алдылар. Шәһәр, “Святая чаша”, җирле гыйбәдәтханәләрне күрсәттеләр. Кунаклар Яр буен ачу тантанасында да бик теләп катнаштылар.
Анастасия Иван кызы 10 бала булган гаиләдә усә. Сугыш башланганда ана 17 яш була. Ул вагон депосында авыр шпаллар һәм рельсалар күтәреп эшли. Бик авыр чаклар булса да эшне ташлап китергә уенда да булмады. Бөтен көчен биреп эшләде. Уйлары җиңү турында гына булды. Узенең фронтовик тормыш иптәше белән Леонид Иван улы белән дурт бала тәрбияләп устерделәр.
Яшь буынны тәрбияләү, игътибар күрсәтү – дәүләтнең иң төп бурычларының берсе. Мамадыш районында балалар һәм яшьләрнең уку, спорт, мәдәният өлкәләрендә тулы һәм күпкырлы үсеше өчен барлык шартлар тудырылган. Ирешелгән нәтиҗәләргә 2 нче майда “Олимп” спорт сараенда йомгак ясалды. Биредә Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.
Соңгы елларда күп кенә илләрдә 1 май көне Хезмәт бәйрәме дип үткәрелә. Әлмәт шәһәрендә бәйрәм шәһәр паркындагы Геройлар аллеясына чәчәкләр кую белән башланып китте, шәһәр һәм район җитәкчеләре, ГХАТ идарәсе, шәһәрнең профсоюз комитетлары, “Татнефть” компаниясе вәкилләре катнашында булып узды. Бәйрәмгә шулай ук Хезмәт ветераннары һәм геройлары чакырулы иде. Аларны һәм бәйрәмгә килүчеләрне шәһәр җитәкчелеге шушы бәйрәм белән котлап, изге теләкләрне ирештерде.
Бәйрәм тантанасында 16 меңгә якын кеше катнашты. Алар арасында ГХАТ идарәсе МКУ белгечләре, шәһәр хуҗалыгының барлык тармаклары вәкилләре: камаз эшчеләре, төзүчеләр, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре, мәдәният, белем бирү, физкультура һәм спорт идарәсе белгечләре, милли җәмгыять вәкилләре, студентлар, яшьләр оешмалары һәм ветераннар катнашты.
Букөнне, гадәттәгечә, мәйдан шаулап торды. Бәйрәмгә шәһәр, район халкы гаиләләре белән бергә килеп, рәхәтләнеп ял итте.