Нәкъ ярты гасыр элек 13 декабрьнең 1964 елда кышкы кояшлы конне яшь һәм бәхетле Назмеевлар Марсель Гыйлми улы һәм Флюра Фәтхи кызы гомерлеккә тормышларын бәйләр очен ГХАТ булегенең бусагасын атлап кергәннәр. 13 сан алар очен үзенчәлекле бәхетле тылсым булып калды.
Белгечебез Галина Михаил кызы тыңлаучыларны идарәнең хокукый эшчәнлеге белән таныштырды һәм социаль яктан мөһим булган бөтен проектларда катнашуы турында сөйләде. Ул да булса ике мөһим проект билгеләнеп үтелде: Гаилә тәрбиясе алифбасы һәм яшь гаилә мәктәбе. Бу проектлар яшь-үсмер балаларны һәм яшьләрне дөрес тәрбияләүгә ,гаилә кыйммәтлелеген төшендерүгә юнәлдерелгән.
Дүшәмбе көнне Яңа Кырлайда Кыш бабай йорты яңадан үзенең ишекләрен ачты. Хәзер ул кунакларны каршы алырга әзер. Аларны биредә берсеннән-берсе кызыклы уеннар, әкият геройлары, тау шуу, ә иң мөһиме-Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу көтә.
12 декабрьдә Балык Бистәсендә “Татар Кызы – 2014” бәйгесе үтте. Бәйгенең максатлары яшләрдә әхләк, сәңгать хисләрен тәрбияләргә, заманча хатын-кыз образы өстендә әшләү. Бәйгедә алты авылдан кызлар катнашты. Бәйге бик куңелле узды. Кызларга тамашычылар кул чапты. Ахырдан сылу кызларга бүләкләр бирелде.