ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2014 ел
җомга

Конституция – Россия дәүләтенең демократик үсешенең ныклы нигезе. Төп документына таянып, илебез эзлекле һәм тотрыклы алга бара. Дөнья аренасында сәяси икътисади позицияләрне ныгыта. Россия куәтле, бердәм дәүләт буларак үзенең дөрес курс алуын раслый. Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә 12 декабрдә язылышкан яшьләргә Россия Федерациясе Конституциясе брошюросы тапшырылды.

 

Кабул итү барлык белгечләр тарафыннан уздырылды. Мөрәҗәгать итүчеләрнең сораулары төрле иде. Бу- гражданлык хәле актлар язуына төзәтү кертү буенча, кабат документлар алу, тууны теркәү һәм никахны рәсмиләштерү, өзүгә гариза бирү сораулары иде.

Виктор Михайлович һәм Галина Ильинична 50 ел элек Сарапул шәһәрендә танышып, Алабугага АлАЗ төзергә килгән булганнар. Нәкъ менә Алабуга кавыштырган аларны. Бүген гаиләдә 3 бала, 8 онык бар. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре бу үрнәк гаиләне кайнар котладылар.

       Яр Чаллы шәһәренең тантаналар сараенда инде 4000 артык пар үз никах теркәделәр. Бүген 12 декабрь көнне хезмәттәшәбез яшь белгеч Кутусова Гөлназ үз гаиләсен  корды. ЗАГС идәрәсе җитәкчесе Равилә Гилметдин кызы Зарипова һәм барлык коллектив яшь гаиләне чын күңелдән котладылар. Аларга гаиләнең беренче фотосүрәтен һәм көнкүреш техникасын бүләк иттеләр. Яңа туган Хакимовлар  гаиләсенә бәхет һәм шатлык телибез!

Бүген 12 декабрьдә – Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Башкарма комитетының ЗАГСлар бүлегендә  Кукмара поселогының 7 яшь гражданына паспортлар тапшыру тантанасы үткәрелде. Тантананы ЗАГСлар бүлеге начальнигы З.Т.Латыйпова ачып җибәрде. Чарада Кукмара районы Башлыгы урынбасары Р.А.Каримуллина, ТР буенча ФМХИ Кукмара районындагы бүлеге хезмәткәре И.И.Вәлиева катнаштылар. Яшьләрне әлеге әһәмиятьле вакыйга белән котларга якыннары, туганнары да килгән иде.   

12 декабрь Россия Конституциясе көне Россия Президенты йөкләмәсе нигезендә бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне дип билгеләнде.

Бу тантанада паспорт алырга вакыт җиткән яшь егетләр һәм кызлар катнаштылар. Киров ГХАТ бүлегенең җитәкчесе килгән яшьләргә Россия гражданы паспортын һәм Россия Федерациясенең топ законы - Конституөиясен тапшырды.

Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең җиденче еллык фестивале эчкерсез чыгышларга, декоратив-кулланма сәнгатьнең төрле жанрларында һәртөрле үзенчәлекле кызыклы эшләргә бай булды.

Халыкара инвалидлар көне физик мөмкинлекләре чикле кешеләр язмышына битараф булмаганнарны берләштерә. Сарман муниципаль  районы авыл җирлекләрендә инвалидлар декадасына багышланган төрле чаралар уздырылды. Алар катнашында театрләштерелгән, күңел ачу чаралары түгәрәк чәй өстәле артында концерт номерлары һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирү белән үтте. Декада буена хәйрия акцияләре үткәрелде.


11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
     Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2014 нче елның 11 декабрь көнне 19 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды.  Бәйрәмне тантаналы рәвештә ГХАТ идәрәсе башлыгы Р.Г.Зарипова ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International