ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 11 декабренда Яшел Үзән ГХАТ бүлегендә 1000 нче парның тантаналы никахлашулары үткәрелде. Бу бәхетлеләр Константин һәм Юлия Яшиннар пары булды. ГХАТ булеге белгечләре яшь парны иң бәхетле, иң истәлекле көннәре белән тәбрикләделәр.  

Нәкъ ярты гасыр элек, елның ап-ак мизгеле – кыш көнендә, бәхетле яшьлекләрендә мәңгегә язмышларын бәйләргә, ныклы гаилә корырга теләп, язылышу йортына килгәннәр.

Бүген муниципаль  районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды.

Тантанага районның иң нәни гражданнары белән Шәмсетдиновлар, Свиридовлар,Гафиятуллиннар,  Толчининнар, Хохловлар гаиләләре килгән иде.

Бу эштә: эпидемиялогия бүлегенең баш табиб урынбасары Фәния Минибаева, туберкулез диспансерының баш табибы Булат Хамитов, нарколог Владимир Баганов һәм башкалар катнашты. Утырыш комиссиясе Лениногорск муниципаль районында ВИЧ-инфекциясенең таралу шартларын контрольдә тоту һәм халыкны информация белән тәэмин итү эшен ныгыту буенча нәтиҗә ясады.


10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә традицион рәвештә яңа ел  алдыннан үткәрелә торган  “ Гаилә бәхете мунсасы” акциясе старт алды. Никах теркәү  тантанасына килгән яшь парлар  үз куллары белән бизәгән сәйләннәрен әлеге муенсага кигезәләр.

    2014 нче елның 10 декабрендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Зәй шәһәренең 6 мәктәбе 10 сыйныф укучылары кунакта булдылар. ГХАТ бүлеге эшчәнлеге, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр, гаилә кору өчен закон таләпләре белән  ГХАТ бүлеге башлыгы Ландыш Ананьева таныштырды. “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Юлия Комиссарова рольле уеннар аша гаиләдә конфликтларны булдырмау ысулларын күрсәтте. Ахырда укучылар эш кабинетлары, архив белән таныштылар.

9 нчы декабрьдә Спас районы Болгар шәһәренең үзәк мәйданында Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы митинг булды.

 Традиция буенча, бу көнне Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Изге Георгий Победоносец ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлиләр.

Мамадыш шәһәрендә гомер итүче легендар шәхес Социалистик хезмәт Герое Миннурый Хәйруллина Ватан Геройлары көне унаеннан котлаулар кабул итте.

Аны котларга авылдашлары һәм яраткан укучылары җыелды. Нина Алексей кызы 36 ел мәктәптә тарих укытучысы булып эшләде. Ул бик күп грамоталарга, дипломларга лаеклы кеше.  Иске Чекалда авылының тарихын да ул узды. Матур җылы котлау сүзләре һәм истәлекле бүләкләр белән авыл җирлеге башлыгы Королев П.М.  да килде.


9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

Яңа бүлек 178 квадрат метрда урнашкан. Аны төзү өчен Республика бюджетыннан 8,3 млн. акча бүлеп бирелгән иде. Бу яңа бинаны 2 ай эчендә сафка бастырдылар. Бина эчендә саубуллашу өчен махсус зал да бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International