Мамадыш шәһәрендә гомер итүче легендар шәхес Социалистик хезмәт Герое Миннурый Хәйруллина Ватан Геройлары көне унаеннан котлаулар кабул итте.
Анын якты, җылы фатирында Башкарма комитет житәкчесе урынбасары Алена Смирнова һәм яклау идарәсе житәкчесе Миннегөл Муллахмәтова кунакта булдыдар. Алар чын кунелдән Миннурый апаны Ватан Геройлары көне белән тәбрикләделәр, чәчәкләр, бүләкләр тапшырдылар.
Миннурый Хәйруллина анасына 7 яшьтән ук авыр хезмәттә булыша башлый. 13 яшендә инде үзе жиң сызганып мөстәкыйль рәвештә эшкә тотына. Хезмәтенен беренче елларында ук зур нәтижәләргә ирешә. Коммунистик хезмәт ударнигы, социалистик ярышлар жинүчесе, 9-нчы, 10-нчы пятилетка ударнигы, һәм башка куп кенә күрсәткечләргә ирешә.