ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
TatCenter.ru порталы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе белән берлектә инде икенче тапкыр Татарстандагы исемнәрнең популярлыгын өйрәнә. Тулырак мәгълүматны TatCenter.ru порталының "Дети Татарстана - как вас звать: 2014" эксклюзив материалыннан укырга була.
«Открытый Татарстан» мәгълъмати порталының «Отчеты ведомств» бердәм дәүләт отчетлар системасында ай саен бастырылучы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе отчетлары бүгенге көндә иң популяр һәм еш каралучы отчетлар санына керә.

     2014 елның 17 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 72 Чаллы гаиләсе алды.

Социаль яклау булегенең психологы «Бергә бәхетле» исем астында лекцияләр алып барды, тренинглар үткәрде.   

2014 нче елның 17  нче декабрендә Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Гаилә” курсы буенча чираттагы дәресләр узды. Бу юлы дәресләр Мамадыш районы Красная Горка урта мәктәбендә белем алучы 10-11 нче сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Укучылар район буенча төп гражданлык актлары буенча статистик мәгълүматлар, ЗАГС бүлегенең гаилә институтын популярлаштыру буенча алып барылучы эшчәнлек һәм башка күп кенә мәгълүмат белән таныштылар.

17 декабрьдә Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды. Буа районы Пенсия идарәсе фонды җитәкчесе Р.Г.Залялов әниләргә сертификатларны тапшырып, аларның куллану тәртибен  аңлатты.
Бу кичтә авыл мәдәният йортының тамаша залы шыгрым тулы иде. Әниләр, сабыйларын әтиләренә тапшырып, тамаша залына узып, концерт карарга ашыксалар, ә аларның буй җиткән балалары, оныклары чәчәк бәйләмнәре күтәреп, әниләрне  сәхнәдән зурлап котларга дип, сәхнәгә  ашыктылар.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә, Халыкара инвалидлар көненә багышлап,  аз ишетүче һәм ишетмәүче балалар тәрбияләнүче интернат-мәктәптән килгән югары сыйныф укучылары белән очрашу уздырылды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре укучыларны гражданлык хәле актларын теркәүче дәүләт хакимияте органнарының эшчәнлеге белән таныштырдылар, кызыксындырган сорауларына җаваплар бирделәр. Соңыннан, Никахлашу сараенда экскурсия ясап, укучыларга үзләренең эш бүлмәләрен, тантаналы төстә никахлар теркәлә торган залны күрсәттеләр.

Буа муниципаль районының Аксу авыл җирлеге җитәкчесе Ш.Г. Гатауллин һәм авыл җирлеге сәркәтибе Г.Р. Хамидуллина “Алтын” туйларын билгеләп үтүче Сабирҗановлар гаиләсен котладылар һәм “Рәхмәт хаты”, бүләкләр тапшырдылар.

16
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

16 нчы декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда КФУ студентларының балы-битлекләр кичәсе уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International