ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Иске Сәфәр авылы башкарма комитеты сәркатибе Гамбәрия Дәүләт кызы Фаритова 21 апрель - Җирле үзидарә органнары көнендә үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны әлеге мәртәбәле көне уңаеннан район Башлыгы урынбасары И.Ш.Бариев, район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Д.Р.Касимова, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева котлады.
“Язгы изгелек атнасы” акциясе уңаеннан, Кама Тамагы бала тудыру йорты шәфкать туташлары, табиблары һәм ГХАТ идарәсе эшчеләре тантаналы рәвештә котлап, нәниләрнең иң беренче документын – туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Кара-кызгылт сары төстәге тасма Бөек Ватан сугышында Җиңү көненең символы булып тора. 22 апрель көнендә илебездә”Георгий тасмасы”  Бөтенроссия патриотик акциясе уза.”Георгий тасмасы , «Весенняя неделя добра - эстафета добрых дел» #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МЫВМЕСТЕ акциясе кысаларында 2015 нче елның 22 нче апрелендә Яңа Чишмә ГХАТ бүлегенә мөрәҗәгать иткән һәрбер кешегә ГХАТ бүлеге җитәкчесе Алия Рафгат кызы Мирьякупова Георгий тасмалары  тапшырды.

Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче Фәһимә Хисмәтовага да 90 яшь тулды. 

22 апрельдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәм Әдәбият елына багышланган “Көт мине,  мин кайтырмын, бары көт кенә” дип исемләнгән муниципаль конкурсның йомгаклау этабы узды. Финал алдыннан шәһәр мәктәпләре, урта махсус һәм югары уку йортлары укучылары,  студентлары  арасында сайлап алу турлары уздырылды. Нәтиҗәдә, 24 катнашучы финалга чыкты  - алар конкурсның йомгаклау этабында беренчелек өчен көч сынаштылар.

2015 елның 22 нче апрельендә Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә “Язның яхшылыклар атнасы - яхшы гамәлләр эстафетасы” акция нигезендә “Георгий тасмасы” акциясе старт алды. Бүлегенә килгән Һәрбер кешенең күкрәгенә Георгий тасмасы беркетелде, ул Җиңү көненең символы, һәм безенең ветераннарыбызга рәхмәтебезне, хөрмәтебезне белдерү.

    Буа муниципаль районында “Нәүрүз гүзәле - 2015” матурлык бәйгесе узды. Яшьләрне милли-мәдәни традиция­ләргә җәлеп итү, туган телнең, татар моңының кабатланмас матурлыгын тоярга өйрәтү, аларның рухиятен баету максатында оештырылучы бу чарада җиде кыз сынау тоттылар.
Өлкән сыйныф укучылары советы әгъзалары тарафыннан бу тасмаларны  өләшү буенча акция әзерләнде. Кукмара районы Башкарма комитетының гражданнарны кабул итү алып барылган һәр бүлмәсендә теләк белдергән һәркемнең күкрәгенә әлеге тасаманы беркеттеләр.

             22 апрельдә Казан шәһәренең Идел буе районы ГХАТ бүлегендә гайлә коручы парлар катнашында психологик тренинг булып узды.

              Психолог һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренең гаилә коручы яшь парлар белән очрашып сөйләшүе «Ышаныч»  шәһәр социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә үткәрелә.

Ак холлда Казан шәһәренең 2 нче номерлы сәнгать мәктәбе укучыларының эшләреннән төзелгән тематик күргәзмә ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International