Иске Сәфәр авылы башкарма комитеты сәркатибе
Гамбәрия Дәүләт кызы Фаритова 21 апрель - Җирле үзидарә органнары көнендә үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны әлеге мәртәбәле көне уңаеннан район Башлыгы урынбасары И.Ш.Бариев, район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Д.Р.Касимова, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева котлады. Гамбәрия Дәүләт кызы 23 ел җирле үзидарә органында хезмәт куйды. Үз эшен ул аеруча төгәллек, җаваплылык белән башкарды. Авыл халкының, хезмәттәшләренең ихтирамын казанды. Г.Д.Фаритованы әлеге тантана уңаеннан тагын бер тапкыр котлыйбыз! Гаилә бәхете, куанычлы көннәр телибез!