Кама Тамагы бала тудыру йортында тантаналы рәвештә туу турында таныклыклар тапшырылды

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

“Язгы изгелек атнасы” акциясе уңаеннан, Кама Тамагы бала тудыру йорты шәфкать туташлары, табиблары һәм ГХАТ идарәсе эшчеләре тантаналы рәвештә котлап, нәниләрнең иң беренче документын – туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

“Әниләргә, балаларына үзләренен яратуларын, назларын, йөрәк җылысын биргәннәре өчен, рәхмәтебезне белдерәсе килә. Яраткан балаларыгыз сезгә җылы сүзләрен ешрак әйтсеннәр. Сез бергә булганда аларның йөзләрендә сөенеч һәм шатлык нуры бөркелсен!!!” - дип әйтеп китте ГХАТ мөдире Елена Халикова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International