ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

    Ютазы районы Ютазы авыл Башкарма комитетында  50 ел бергә яшәүче  Җәләевлар, Сөләймановлар, Халиуллиннар гаиләләренн  матур бәйрәмнәре белән тәбрик иттеләр.Ә шулай ук Ютазы авылында яшәүче Шакировлар гаиләсе бу көннәрдә  60- ел бергә яшәүләрен уткәрәләр. Бу яшь йөрәкле һәм картаймас энергияле парларны авыл Башкарма комитеты башлыгы  Сафиуллина Гөлнара Гараф кызы тәбрикләде.

23 нче апрельдә Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә “Язның яхшылыклар атнасы - яхшы гамәлләр эстафетасы” акциясе нигезендә безнең хезмәткәрләр беренче канал һэм “Русфонд” авыру балаларга ярдэм итэр өчен алып бара торган смс-ярдәм акциясендэ катнаштылар. Кәрәзле телефоннан 5541 номерына “ДОБРО” сузе жибэрделәр. Смс хатнын бәясе -75 сум.

Бүлегебезең хезмәткәрләре яхшы тошенэлэр бер смста күп балаларның гомерен коткарырга мөмкин икәнлеген. Күп гайләләргә бу акция соңгы өмет операция ясатырга, балаларын аякка бастырырга. аларны яңадан елмаерга өйрәтү,  матурлыкны һәм сәламәтлекне кайтару.

Апастан Хантимеровлар, Заһидуллиннар, Сафиуллиннар, Коштавылыннан Ильясовлар, Идрәздән Абзаловларга сертификатны Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Ильмир Гыйльметдинов тапшырды. Районда 945 гаиләдә ана капиталы сертификаты бар. Быел сертификат 22 гаиләгә бирелгән.

Бу балаларның Әти - Әнисе өчен онытмаслык зур вакыйга булды. Аиша һәм Салават Әти Әнисе йортына зур шатлык-куаныч алып килде.

Лаеш муниципаль  районы  ГХАТ бүлеге башлыгы  Бурцева М.Е. тантаналы рәвештә яшь гаилә балалары туу белән котлады, һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

2015 елның 23 апрель көнендә  Арча муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә  “Ана капиталы” сертификатлары тапшыру тантанасы булды.Тантанага районның иң нәни гражданнары белән әти-әниләре, туганнары килгән иде. Сертификат алучыларны Арча һәм Әтнә районара Пенсия фонды җитәкчесе Нурмөхәмәтова Рузия Илсуровна һәм Сбербанк России акционерлык җәмгыятенең Арча бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Мухина Алевтина Мансуровна котладылар. Сертификат ияләренә бүләкләр тапшырылды.

Барлык гаиләләргә дә иминлек, тынычлык, уңайлыклар телибез, кайгы-борчулар артта калып, йортларына бары шатлык кына килсен иде.

 

Алексеевск районы ГХАТ бүлегендә йөзенче бала тантаналы рәвештә теркәлде, шулай ук яшь парга ана капиталы тапшырылды. Әти-әниләргә “Гаилә битләре” дигән брошюра һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә “ Саваплы эшләр атнасы” дигән акциясе башланды. ГХАТ идарәсе белгечләре Бөек Ватан Сугышында катнашканнарга хөрмәт йөзеннән “Георгиев тасмасы – Җиңү символы” акциясенә кушылдылар.


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
   2015 елның 22 апрель көнендә "Язгы яхшылык атнасы - яхшы эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН" акциясе кысаларында Георгиев тасмасын тапшыру нияте белән Буа районының картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль яклау, ГХАТ, яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге  хезмәткәрләре, волонтерлар булдылар.

    Буа районы Боерган авылында яшәүче Мария Павловна Проворовага 90 яшь тулды. Аны котларга муниципаль район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыгы, якыннары-туганнары килгән иде. 90 яшьтә булуына карамастан, ул көр күңелле, көчле рухлы, юмор хисен югалтмаган хөрмәткә лаек, күңеле белән яшь әби. Без аңа исәнлек-саулык, балалары хөрмәтендә озын-озак итеп яшәвен телибез.

Тукай районы Калмия авылында Татарстанда бала туу санын арттыру юнәлешендә үткәрелгән “түгәрәк өстәл” чарасында ГХАТ бүлеге һәм “Ак калфак” җәмгыять берләшмәсе әгъзәләре, гаиләле парлар һәм яшь парлар катнашты. Ялгызларга пар табу һәм гаилә кору темасына зур игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International