«Язгы яхшылык атнасы» - яхшы эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

   2015 елның 22 апрель көнендә "Язгы яхшылык атнасы - яхшы эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН" акциясе кысаларында Георгиев тасмасын тапшыру нияте белән Буа районының картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль яклау, ГХАТ, яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге  хезмәткәрләре, волонтерлар булдылар. Шәһәрдәге уку йортлары студентлары әлеге йортта яшәүче өлкәннәргә Георгий тасмалары тактылар. Соңыннан  яшьләр әби-бабайларга концерт күрсәттеләр.

  Георгиев тасмасы акциясе 25 апрель көнне ГХАТ бүлегендә дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International