Буа районы Боерган авылында яшәүче Мария Павловна Проворовага 90 яшь тулды. Аны котларга муниципаль район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыгы, якыннары-туганнары килгән иде. 90 яшьтә булуына карамастан, ул көр күңелле, көчле рухлы, юмор хисен югалтмаган хөрмәткә лаек, күңеле белән яшь әби. Без аңа исәнлек-саулык, балалары хөрмәтендә озын-озак итеп яшәвен телибез.