Арча муниципаль районының ЗАГС бүлеге кысаларында «Ана капиталы” сертификатлары тапшыру

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

2015 елның 23 апрель көнендә  Арча муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә  “Ана капиталы” сертификатлары тапшыру тантанасы булды.Тантанага районның иң нәни гражданнары белән әти-әниләре, туганнары килгән иде. Сертификат алучыларны Арча һәм Әтнә районара Пенсия фонды җитәкчесе Нурмөхәмәтова Рузия Илсуровна һәм Сбербанк России акционерлык җәмгыятенең Арча бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Мухина Алевтина Мансуровна котладылар. Сертификат ияләренә бүләкләр тапшырылды.

Барлык гаиләләргә дә иминлек, тынычлык, уңайлыклар телибез, кайгы-борчулар артта калып, йортларына бары шатлык кына килсен иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International