2015 елның 22 нче апрельендә Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә “Язның яхшылыклар атнасы - яхшы гамәлләр эстафетасы” акция нигезендә “Георгий тасмасы” акциясе старт алды. Бүлегенә килгән Һәрбер кешенең күкрәгенә Георгий тасмасы беркетелде, ул Җиңү көненең символы, һәм безенең ветераннарыбызга рәхмәтебезне, хөрмәтебезне белдерү.
Георгий тасмаларын беркетү акциясе Жиңү көненә хәтле барачак. Бу көнне хәтерләү безнең изге бурычыбыз дип саный һәр хезмәткәр. Беренче тасманы Фания Шамилевна яңа туган Варвара исемле балага беркетте. Ул ана Һәм аның туганнарына бәхетле тыныч тормыш, гаилә иминлеге теләде.