Өлкән сыйныф укучылары советы әгъзалары тарафыннан бу тасмаларны өләшү буенча акция әзерләнде. Кукмара районы Башкарма комитетының гражданнарны кабул итү алып барылган һәр бүлмәсендә теләк белдергән һәркемнең күкрәгенә әлеге тасаманы беркеттеләр. Ә мәсәлән Кукмараның 4нче мәктәбендә укучылар тасманы Бөек ватан сугышына багышланган викторина сорауларына җавап бирү юлы белән алу бәхетенә ирештеләр. Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә укытучылар 5-11 сыйныф укучыларына тасманың килеп чыгышы турында сөйләделәр һәм аның әһәмиятен аңлаттылар. Мәктәп укучылары сугыш ветераннарының өйләрендә булдылар, газиз Ватаныбыз өчен үзләрен аямыйча көрәшкән, сугыш кырында тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән сугышчылырга олы хөрмәт күрсәтеп, аларның да күкрәкләренә бу тасмаларны беркеттеләр. Мәктәп музейларында дәресләр үткәрелде. Көн 5-7 сыйныф укучылары катнашында сугыш еллары җырларына конкурс белән тәмамланды.