Яшь парлар өчен психологик тренинг

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

             22 апрельдә Казан шәһәренең Идел буе районы ГХАТ бүлегендә гаилә коручы парлар катнашында психологик тренинг булып узды.

              Психолог һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренең гаилә коручы яшь парлар белән очрашып сөйләшүе «Ышаныч»  шәһәр социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә үткәрелә.

             Күмәк очрашу интерактив әңгәмә формасында булды.Үзәк психологы булачак яшь парларга гайлә мөнәсәбәтләре турында сөйләде. Күп яшьләр, гаилә коруга ныклак әзерләнергә кирәклеген уйламыйлар… Ир белән хатын никахта бер-берсенә ярдәм итеп яшиләр. Аннан, балалар тугач, әти-әниләр аларны үстерүдә, алга баруда ярдәм итәләр. Әти-әниләре олыгайгач бу вазифа балалар кулына күчә. Бергә булганда гына куелган максатка, уңышларга ирешеп була.

           Психолог белән әңгәмә төгәлләнгәч, ГХАТ бүлеге хезмәткәре яшьләрне гаилә теркәүнең тәртибе белән таныштырды, яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International