Ак холлда Казан шәһәренең 2 нче номерлы сәнгать мәктәбе укучыларының эшләреннән төзелгән тематик күргәзмә ачылды.
22 апрель көнне алтын һәм бриллиант юбилейларын билгеләп үтүче парларны тәбрикләү тантанасы булып узды. Юбилярларга Казан Мэры исеменнән котлау хаты һәм бүләк тапшырылды. Шулай ук, Казан шәһәренең 16 нчы номерлы гимназиясе укучылары Азалия Фәезова һәм Виктория Тарасова иң матур җырлары белән чыгыш ясадылар.