«Нәүрүз гүзәле – 2015»

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

    Буа муниципаль районында “Нәүрүз гүзәле - 2015” матурлык бәйгесе узды. Яшьләрне милли-мәдәни традиция­ләргә җәлеп итү, туган телнең, татар моңының кабатланмас матурлыгын тоярга өйрәтү, аларның рухиятен баету максатында оештырылучы бу чарада җиде кыз сынау тоттылар. Барлык катнашучылар да төрле номинацияләрдә бүләкләнделәр, ә беренче урынга һәм “Нәүрүз гүзәле – 2015” исеменә Иске Суыксу авылыннан Гөлчәчәк Хусаинова лаек булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International