ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

      2015 елның 22 апрель көнендә "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы - яхшы эшләр эстафетасы “ДОБРЫЙТАТАРСТАН" акциясе кысаларында, Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында җиңү истәлеге символы буларак hәрбер кергэн кешегә Георгиев тасмасын тапшырдылар. Шулай ук тасмаларны һәр чәршәмбе көнне Тантаналар сараенда уза торган очрашуга килгән яшьләр дә күкрәкләренә тактылар.

Аксубай мәктәптәнтыш эшләү үзәгендә балалар конкурсының “Оныклар җиңүне сүрәтли” нәтиҗәләре билгеләнде. Кагыйдәләр буенча җиңүчеләр ГХАТ бүлегеннән грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәкләр. Шулай ук кул эшләре Бөек җиңүгә багышланып конкурсы дәвам итә. Иң әйбәт эшләр дәрәҗәләре буенча билгеләнер.

2015 нче елның 22 нче апрелендә Бөтен россия акциясе “Георгий лентасы” бердәм старт алган көнне Сарман районы ГХАТ бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләргә георгий ленталары таратылды.

Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты бүлеге хезмәткәрләре  якын-тирә территоринең чисталыгына һәм матурлыгына зур игътибар бирә. Шул сәбәпле шәһәрне чистарту субботникларында даими катнаша. Беренче язгы гомүмшәһәр суббтнигы  22 апрельдә оештырылды.

2015 елның 22 апрель көнендә "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы - яхшы эшләр эстафетасы “ДОБРЫЙТАТАРСТАН" акциясе кысаларында, Балтач ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында җиңү истәлеге символы буларак hәрбер кергән кешегә Георгиев тасмасын тапшырдылар.
2015 нче елның 21 апреленда, муниципаль хезмәткәр көне уңаеннан, Мамадыш районы Башкарма комитетының түгәрәк залында, район башлыгы А.П.Иванов хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлап узды.
2015 елның 21 апрель көнендә "Язгы яхшылык атнасы - яхшы эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН" акциясе кысаларында Балтач ГХАТ бүлеге җитәкчесе З.Р.Әхмәтханова, район ветераннар Советы рәисе Р.А.Абдуллин Балтач районында гомер кичерүче, авыр тормыш юлын үткән сугыш ветераннары гаиләләрен котладылар. Нөнәгәр авылыннан Гыйльметдин һәм Җөвәйрә Хәбибуллиннарга, Кече Лызи авылыннан Анатолий һәм Анна Медведевларга, Ор авылыннан Салихҗан һәм Фагилә Фатыйховларга район башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр, чәчәкләр тапшырылды.

21
апрель, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 21 апрелендә Яр Чаллы шәһәре мэриясендә муниципаль хезмәт  эшчеләрен һәм ветераннарын хөрмәтләү тантанасы узды. Анда җирле үзидарә көнен билгелеп үтү кысаларында муниципаль хезмәткәрләрне бүләкләү  булды. Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе баш белгече Р.Г.Агалямова шәһәр башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

    Яшевка авыл җирлеге башлыгы Ольга Семенычева “Татарстан Республикасының муниципаль идарә итү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” конкурсында дипломант булды. 2013 елда бу авыл җирлеге грант откан акчага узган ел мәдәният йортын капиталь төзекләндерделәр.

   Бездә барлык котлауларга кушылып коллегабызга алдагы эшләрендә уңышлар телибез!

 

   Буа муниципаль районында башкарма комитеты җитәкчесе С.Ф.Даутов җитәкчелегендә военкомат, ФМС, ГХАТ, МВД, ФНС, суд җитәкчеләре белән берлектә координацион киңәшмә узды. Очрашу вакытында алга таба планнар куелды үәм башка күп кенә сорауларга җаваплар алынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International