21 апрельда Буа муниципаль районында җирле үзидарә көненә агышланган тантаналы чара үткәрелде. Район башлыгы А.К.Айзетуллов бәйрәм чарасына чакырылган, күп уңышларга ирешкән авыл җирлекләре җитәкчеләренә һәм сәркетипләренә, ГХАТ бүлеге белгечләренә Дипломнар, Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук бәйрәмдә катнашучылар район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән концерт программасын карадылар.
2015 нче елның 21 апрелендә Мөслим муниципаль районының Туган якны өйрәнү музеенда 14 яшьләре тулган 11 егет һәм кызга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
“Казан” Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы эш вакытын үзгәртә: бу атнадан башлап, дүшәмбедән башка һәр көнне эшли, ә якшәмбедә эш сәгате 20:00 гә кадәр озайтылды.
Георгий тасмасы – җиңү символын белдерә. Георгий тасмасы данлы тарихы белән билгеле һәм Бөек җиңүнең символик тесләренә лаек.
Алан авылында туып-үсеп, шунда гомер иткән, бүген Сауш авылында бертуган сеңлесе Нәсимә Борһанова гаиләсендә тәрбияләнүче Фәймә әби Сөләймәновага 90 яшь тулды. Шушы уңайдан аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хаты тапшырылды. Аны иясенә халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин белән Алан авыл җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиев тапшырды.
2015 елның апрель аенда Әгерҗе районы Иске Сләк авылында Фәниль һәм Гольшат Идрисовлар гаиләсе 55 еллык юбилейларын уздырды. Фәниль ун ел Гольшатны яратып йөргән,1960 елны алар гаилә корып җибәрәләр.Бәхетле гаиләдә ике матур бала үстерәләр. Ямалиева Альфирә Ильгиз кызы юбилярларга рәхмәт хаты белән бүләкләр тапшырды.