ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГСлар залында 33 гаиләгә Ана капиталына сертификат тапшырылды. Сертификатларны тантаналы шартларда район Башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин һәм район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина тапшырдылар. "Һәр бала үз бәхете белән туа", диде Фердинат Мидхәтович бәхетле ата-аналарны тәбрикләп.  

2015 елның 18 апрелендә Яр Чаллы «Бриллиант кәләш -2014” Бөтенрәсәй кәләшләр фестиваленең республика ярымфиналы узды.

Киңәшмәдә Буа район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Хәкимова Г.М. 2015 елның  1 квартал нәтиҗәләре белән таныштырды. Очрашуда шулай ук Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздыралачак чаралар турында да сөйләшү булды. ГХАТ бүлеге белгече Җәмалетдинова Л.С. авыл җирлекләре белгечләренең отчетлары буенча төгәл анализ ясады.

Кичә Яр Чаллының концертлар залында Балалар һәм яшьләрнең иҗат итү сараенда Республика күләмендә оештырылган “Бриллиант кәләш” бәйгесе узды. Яр Чаллыдан, Зәйдән, Казаннан, Мамадыштан, Түбән Камадан килгән, кияүдә булган 13 чибәр ханым яңадан туй күлмәкләрен киеп ярышта катнашу бәхетенә ирештеләр. Бу бәйгенең төп шарты буенча кызлар узган елны ук кияүгә чыккан булырга тиешләр иде.
17 апрель көнне район мәдәният үзәге районыбызныӊ төрле өлкәләрдә дан казанган, һәркемгә үрнәк булырлык гаиләләрне кабул итте. «Мәктәп һәм гаилә» журналы үткәрә торган бу бәйге республика районнарында тәүгесе буларак бездә үткәрелә.
17 апрельда Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенә Баулы шәһәре 5нче санлы мәктәбе укучылары килде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова бүлекнең актлар теркәү, төрле тантаналы чаралар үткәрү, электрон хезмәт күрсәтү өлкәсендәге эшчәнлеге турында әңгәмә алып барды. Балалар ГХАТ бүлеге, архив белән танышты.

Бу көннәрдә Зәй районында тыл ветераннарын өйләренә барып котладылар. Павлова Антонида Ивановнаны һәм Берданова Анастасия Елисеевнаны чын күңелдән туган көннәре белән тәбрик иттеләр. “Ивушка” вокаль ансамбле фольклор коллективы белән берлектә ветераннарны котлау иң изге гамәлләрнең берсе.  Чөнки алар җилкәсенә тормышның иң авыр чоры туры килгән һәм алар барлык авырлыкларны да җиңеп үз иленә тугры булып калганнар.

Район җитәкчесе Сергей Димитриев, район Башлыгы урынбасары Рәвия Кәримуллина, ГХАТ җитәкчесе З.Т.Латыпова Чишмәбаш авылында гомер кичереп, хәзерге вакытта кызы гаиләсендә Уразайда яшәүче Мәдинә апа Каюмованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Шул ук көнне Кукмара районының Мәмәшир авылында яшәүче Галимова Бибигайшә Галимулла кызына да котлаулар белән өенә керделәр. Аларның исемнәре мактау китабына кертелде, шулай ук Россия Президентының котлау открыткасын, район җитәкчесенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырылды.

Балык Бистәсе районында авыл җирлеге башкарма комитетлар сугыш ветераннар һәм тыл ветераннар белән очрашулар үткәрәләр. Котлы-Бүкәш авыл клубында  алма төшерлек урын булмады - авылдашлар  сугыш һәм тыл ветераннарны хөрмәтләп каршы алдылар. Ә Яңа Арыш авылында урта мәктәбенең укучылары сугыш турында әдәби әсәрләрне сәхнәләштреп авылдашларына күрсәттеләр.

Тантаналы рәвештә Федоровлар гаиләсенә улының туу турындагы таныклык – аның шәһес икәнлеген раслаучы беренче документы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International