Кукмара районында юбилярларны хөрмәтләү

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

Район җитәкчесе Сергей Димитриев, район Башлыгы урынбасары Рәвия Кәримуллина, ГХАТ җитәкчесе З.Т.Латыпова Чишмәбаш авылында гомер кичереп, хәзерге вакытта кызы гаиләсендә Уразайда яшәүче Мәдинә апа Каюмованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Шул ук көнне Кукмара районының Мәмәшир авылында яшәүче Галимова Бибигайшә Галимулла кызына да котлаулар белән өенә керделәр. Аларның исемнәре мактау китабына кертелде, шулай ук Россия Президентының котлау открыткасын, район җитәкчесенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырылды.

Аларга ныклы сәламәтлек һәм онык-оныкчыклар янәшәсендә бәхетле тормыш телик. Тормышларының алдагы һәр көне әлеге бәйрәм көнедәй якты, күңелле булсын.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International