Мамадыш кәләше Екатерина Писцова «Кояшлы бриллиант кәләшенә» лаеклы булды

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

Кичә Яр Чаллының концертлар залында Балалар һәм яшьләрнең иҗат итү сараенда Республика күләмендә оештырылган “Бриллиант кәләш” бәйгесе узды. Яр Чаллыдан, Зәйдән, Казаннан, Мамадыштан, Түбән Камадан килгән, кияүдә булган 13 чибәр ханым яңадан туй күлмәкләрен киеп ярышта катнашу бәхетенә ирештеләр. Бу бәйгенең төп шарты буенча кызлар узган елны ук кияүгә чыккан булырга тиешләр иде.

Мамадыш районыннан 20 яшьлек Екатерина Писцова чыгыш ясады. Залда аның өчен туганнары, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәния Салихзяновна һәм Мамадыш муниципаль район башкарма комитетының социаль сораулар буенча җитәкчесе урынбасары Смирнова Алёна Петровна җан атып утырдылар. Ә Катяның иптәшенә сөеклесе белән бергәләп каршылыкларны җиңү өчен сәхнәгә күтәрелергә туры килде.

Кәләшнең иң дулкынландыргыч һәм хисле чыгышы “Мәхәббәт аңлату” этабында башланды. Катя сәхнәдән үзенең иренә чын күңеленнән мәхәббәтен аңлатты. Тамашачыларның көчле алкышлары астында бик матур итеп биеде.

“Бриллиант кәләш” титулына Зәйдән килгән Елена Харитонова лаек дип табылды, безнең якташыбыз “Кояшлы кәләш” исемен яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International