2015 елның 18 апрелендә Яр Чаллы «Бриллиант кәләш -2014” Бөтенрәсәй кәләшләр фестиваленең республика ярымфиналы узды.
Конкурста Яр Чаллы, Мамадыш, Зәй, Тубен Кама һәм Казан шәһәрләреннән 13 кәләш катнашты. Конкурсның шарты булып, кызларның узган елда кияүгә чыгулары торды.
“Татарстан Республикасының бриллиант кәләше -2014” титулын – Елена Харитонова, “Алтын кәләш” исемен – Миляуша Харисова, “Көмеш кәләш” титулын – Лейсан Смирнова алдылар.