ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Ел да язын һәм көзен Яр Чаллы шәһәрендә субботниклар уза. 2015 елдың 18 апрелендә ГХАТ идарәсе хәзмәткәрләре дә шәһәркүләм җыештыруда катнаштылар: Тантаналар сарае яны территориясен чистарттылар, агачлар һәм бердюрларны агарттылар, чәчәкләр утыртуга ңирләр әзерләделәр.

18
апрель, 2015 ел
шимбә
Июнь, июль, август, сентябрь айлары – яшьләрдә туй үткәрү өчен иң популяр айлар. Ә май аенда кияү белән кәләшләр төрле ырым – сүзләргә ышанып  үзләренең никахларын теркәргә ашыкмыйлар. Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе статистикасы күрсәтүенчә, никахларның саны май аенда иң кечкенә (2014 елның августында 760 пар булса, майда – 173 пар).
Пәнҗешәмбе көн ГХАТ бүлегендә “Яшь парлар” көне дип исәпләнә. Бу көнне яшьләр гариза бирәләр, алар белән “Яшь гаилә мәктәбе” белгече эш алып бара. Белгеч ГХАТ бүлегендә көн дәвамында яшьләрне кабул итә, лекцияләр укый, булачак косультация көнен билгели.
Алдагы көн явып узган яңгырдан соң шимбә кояшы чыгып, каматамагылыларның кәефен күтәреп җибәрде. Барысы да төп бурычны уңышлы башкарып чыкты. Көзге яфрак һәм үлән чәчәклекләрне һәм тротуарларны тутырып тормый. Һәр шимбә каматамагылылар районы яшелләндерү өчен өмәгә чыгачак. Бөек бәйрәм - 9 майга агачлар һәм куаклар утыртылачак.

18 апрельдә ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре шәһәр буенча үткәрелгән өмәдә катнаштылар.  Мондый өмәләр ай буе дәвам итәчәк.


17
апрель, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәрләрен чистарту максатыннан  игълан ителгән санитар-экологик икеайлык кысаларында, 16 апрельдә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре, территорияне санитар чистартуда актив катнашып, шәһәрне чистарту  һәм ямьләндерүдә үз өлешләрен керттеләр. Уртак көч белән ГХАТ булеге урнашкан бина территориясе җыештырылды. Мондый чаралар безнең шәһәрдә актив уздырыла, чөнки алда бик мөһим вакыйга - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Рафия Зөфәр кызы тантанада катнашучы Мингазовлар, Мингалиевлвр, Хаматовлар , Канарейкинар гаиләләре белән  таныштырды, аларны әлеге истәлекле вакыйга  белән котлап, гаилә иминлеге, тыныч тормышта балалар бәхетенә куанып яшәүләрен теләде.
«Красная горка» - Пасха бәйрәменнән соң беренче якшәмбесенә туры килгэн халык арасында яратылган язгы бәйрәм. Электән калган гадәт буенча, Красная горка көннәре гаилә кору өчен иң уңайлы вакыт.
   2014 елның 1 сентябреннән башлап Буа шәһәренең гомуми белем бирү мәктәпләрендә “Минем кечкенә Ватаным” дигән яңа проект башланган иде. Бу проектның оештыручылары Буа шәһәренең белем бирү идәрәсе, ГХАТ бүлеге, туган якны өйрәнү музее, ветераннар советы.  

ГХАТ хезмәткәрләре юбилярларга Казан шәһәре Мэры исеменнән ачалата бүләк тапшырдылар һәм аларны тормышларындагы зур вакыйга белән котладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International