ГХАТ бүлеге җитәкчесе Рафия Зөфәр кызы тантанада катнашучы Мингазовлар, Мингалиевлвр, Хаматовлар , Канарейкинар гаиләләре белән таныштырды, аларны әлеге истәлекле вакыйга белән котлап, гаилә иминлеге, тыныч тормышта балалар бәхетенә куанып яшәүләрен теләде.
Пенсия бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Мингәрәй кызы, Ана, гаилә капиталын куллану тәртибе белән таныштырды. Районда капиталны 739 гаиләгәтапшырылуын һәм шул гаиләләрнең 581 аны кулланулары турында әйтеп узды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильдүс Минхәлим улы гаиләләргә бәхет, рухи байлык теләп сертификатны ияләренә тапшырды.
Әниләрнең эш урыныннан котларга килгән вәкилләр гаиләләрне ихлас теләкләре һәм бүләкләре белән сөендерделәр.
Әниләр башкаруында яңгыраган бишек җыры, тантанда катнашкан һәркемең куңел кылларын тибрәтергә мәҗбур итте.