ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2015 ел
җомга
     17 нче апрель көнне мөхтәрәм тыл ветераныбыз Югары Суык-Су авылында яшәүче  –Әхмәтова Хәния Шәйхулла кызынын олуг бәйрәме – 90 яшьлек юбилее булып узды. Аны котларга Тукай районы администрациясеннән килделәр. Хәния апага котлау сүзләре әйтеп, саулык-сәләмәтлек теләп, бүләкләр тапшырдылар.
        Чираттагы «Гаилә дәресе» 2015 нче елның 16 апрелендә Зәй шәһәренең 7 мәктәбендә  ГХАТ бүлегенең башлыгы Гөлфия Вәлишина һәм “Шатлык” социаль хезмәт күрсәтү  үзәге психологы Юлия Комиссарова тарафыннан “Гаилә – бүген һәм иртәгә” дигән темага үткәрелде.

16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
16 апрель көнне Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызның  24 мәктәп укучысына  тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.
Быел март аенда Казан ГХАТ Идарәсенә килүчеләргә хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында сораштыру үткәрелде.

Арча районы Ашытбаш авылында яшәүче Бибикаюмә Мортазинага 100 яшь тулды.Юбилярны котларга Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, Арча халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин килделәр.

-Карале, мине дә белә икән ул,- дип шаяртып алды Бибикаюмә апа Россия Президенты В.Путиннын Котлау хатын һәм бүләкләрне тапшырганда.
Баулы районы Кызыл Яр авылында яшәүче  хезмәт ветераны Рәшидә Ганиуллина үзенең 90 яшьлек юбилен билгеләп үтте.  Күп  еллык хезмәт стажы булган Рәшидә апа гомере буена авыл хуҗалында эшләп лаеклы ялга чыккан. 4 бала тәрбияләп үстергән.
2015 елның 20 апреленнән 27 апреленә кадәр Татарстан Республикасында "Язгы яхшылык атнасы - яхшы эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН" акциясе үткәреләчәк.

15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Яр Чаллы шәһәренең урамнарын, паркларын тәртипкә китерү һәм чистарту дәвам итә. Шәһәребездә ике средник һәм субботник индә үткәрелде, аларда 400 оешмадан 20 меңнән артык кеше катнашты. 2015 елның 15 апрелендә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре дә средникка чыктылар: агачлар һәм бордюрларны агарттылар, чүп һәм көздән калган яфраклар һәм үләнне җыйдылар.
Матур шигырь юллары белән башланып китте Мүлмә мәдәният йортында “Пар балдаклар – пар канатлар” кичәсе. Бу кичәгә 50 ел һәм аннан да күбрәк бергә- бергә, парлашып яшәүче гаиләләрне чакырылды. Андый гаилә Мүлмә авылында барлыгы 11 пар.
2015 нче елның 14 нче апрелендә Баулы  районы ГХАТ бүлегендә туу турындагы 100 нче акт теркәлде.  Илдар һәм Римма Сөләймәновлар гаиләсендә икенче бала дөньяга килде. Бәхетле әти-әни  кызларына Аделина дигән исем бирделәр.  Аделина исеме  иске герман телендә “хуш исле” не аңлата, башка мәгънәләре – “намуслы”, “гадел”, “гүзәл”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International