Матур шигырь юллары белән башланып китте Мүлмә мәдәният йортында “Пар балдаклар – пар канатлар” кичәсе. Бу кичәгә 50 ел һәм аннан да күбрәк бергә- бергә, парлашып яшәүче гаиләләрне чакырылды. Андый гаилә Мүлмә авылында барлыгы 11 пар.
Алар барысы да зур хөрмәткә лаек гаиләләр. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә алар сынмыйча – сыгылмыйча яшәүләрен дәвам иткәннәр. Яшьлек – яшьлек инде, ул бернинди киртәләрне дә белми. Бу парлар да табышып, кавышып, матур гаиләләр корганнар.