Яр Чаллы шәһәренең урамнарын, паркларын тәртипкә китерү һәм чистарту дәвам итә. Шәһәребездә ике средник һәм субботник индә үткәрелде, аларда 400 оешмадан 20 меңнән артык кеше катнашты. 2015 елның 15 апрелендә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре дә средникка чыктылар: агачлар һәм бордюрларны агарттылар, чүп һәм көздән калган яфраклар һәм үләнне җыйдылар.
2015 елның 18 апрелендә шәһәрдә субботник узачак.