Баулы районы ГХАТ бүлегендә туу турында 100-нче акт теркәлде

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе

2015 нче елның 14 нче апрелендә Баулы  районы ГХАТ бүлегендә туу турындагы 100 нче акт теркәлде.  Илдар һәм Римма Сөләймәновлар гаиләсендә икенче бала дөньяга килде. Бәхетле әти-әни  кызларына Аделина дигән исем бирделәр.  Аделина исеме  иске герман телендә “хуш исле” не аңлата, башка мәгънәләре – “намуслы”, “гадел”, “гүзәл”.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова бәхетле ананы чын күңелдән котлап  баланың беренче документын тапшырды, Ана капиталын алу тәртибе белән таныштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International