Бер гасырлык юбилей

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Арча районы Ашытбаш авылында яшәүче Бибикаюмә Мортазинага 100 яшь тулды.Юбилярны котларга Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, Арча халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин килделәр.

-Карале, мине дә белә икән ул,- дип шаяртып алды Бибикаюмә апа Россия Президенты В.Путиннын Котлау хатын һәм бүләкләрне тапшырганда.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International