Баулы районында юбилярны котладылар

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Баулы районы Кызыл Яр авылында яшәүче  хезмәт ветераны Рәшидә Ганиуллина үзенең 90 яшьлек юбилен билгеләп үтте.  Күп  еллык хезмәт стажы булган Рәшидә апа гомере буена авыл хуҗалында эшләп лаеклы ялга чыккан. 4 бала тәрбияләп үстергән.

Район  Башлыгы Рамил Гатиятуллин  юбилярны җылы котлап Россия Президенты В.В.Путинның котлау хатын, чәчәк бәйләме, бүләк тапшырды.  Бу көнне Рәшидә апаны авыл җирлеге башлыгы, ветераннар Советы, хезмәттәшләре һәм якыннары ихлас күңелдән котладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International