17 нче апрель көнне мөхтәрәм тыл ветераныбыз Югары Суык-Су авылында яшәүче –Әхмәтова Хәния Шәйхулла кызынын олуг бәйрәме – 90 яшьлек юбилее булып узды. Аны котларга Тукай районы администрациясеннән килделәр. Хәния апага котлау сүзләре әйтеп, саулык-сәләмәтлек теләп, бүләкләр тапшырдылар.
Хәния апа авыр сугыш елларында авылнын төп терәге – бригадир булып, аннан сон куп еллар районнын «Полив» организациясендә печән үстерүче булып, соңрак колхозда төрле эшләрдә эшләде. Ире – сугыш ветераны Лифкать абый белән үрнәк гаилә булып яшәделәр, 3 бала тәрбияләп үстерделәр.
Хәния апа хәзерге көндэ дә авылнын бик актив Ак әбие, hәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, дини йолаларны үткәргәндә башлап йөруче.