Быел март аенда Казан ГХАТ Идарәсенә килүчеләргә хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында сораштыру үткәрелде.
Анкеталардагы фикерләр нигезендә Казан ГХАТ Идарәсе эш вакытына үзгәрешләр кертергә карар кылды.
Архив көне - килүчеләрне кабул итү көне түгел, ул архив документлары белән эшләү көне. Бу көн айның беренче дүшәмбесеннән айның соңгы эш көненә күчерелде. Анкетада катнашучылар фикеренә таянып, ГХАТ Идарәсе бары тик 12:00 сәгатьтән генә ябыла, 8:00- 12:00 сәгатькә кадәр кабул итү бара.
2015 елда түбәндәге көннәрдә кабул итү 12:00 сәгатькә кадәр бара:
- 30 апрель
- 30 май
- 30 июнь
- 31 июль
- 29 август
- 30 сентябрь
- 31 октябрь
- 30 ноябрь
- 31 декабрь
Бу үзгәрешләр өйләнешүчеләргә кагылмый, никахны теркәү гаризада күрсәтелгән вакыт буенча барачак.