16 апрель көнне Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызның 24 мәктәп укучысына тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.
Чарада катнашучылар алдында 5 нче санлы мәктәп укучылары Бөек җиңүгә багышланган бай ичтәлекле монтаж күрсәттеләр.
Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хуснуллина яшьүсмерләрне җылы котлады һәм паспортлар тапшырды. Яшь гражданнар эчке эшләр министрлыгының мактаулы ветераны, Баулы районы ветераннар Советы рәисе урынбасары Әнвәрт Галиакберовтан да котлау сүзләре кабул иттеләр. ГХАТ бүлегендә үткән Бөек Җиңүгә багышланган “Георгий тасмасы. Хәтерлим! Горурланам!” акциясе рамкасында Сирена Мөрсәлимова һәр паспорт алучыга Совет халының җиңүе символын - Георгий тасмасын тапшырды.