«Красная горка» туйлары

2015 елның 17 апреле, җомга
«Красная горка» - Пасха бәйрәменнән соң беренче якшәмбесенә туры килгэн халык арасында яратылган язгы бәйрәм. Электән калган гадәт буенча, Красная горка көннәре гаилә кору өчен иң уңайлы вакыт. Быел андый бәхетле көннәр 19 апрельдән 26 апрельгә  туры килә, шул тирәдә Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 73 пар үзләренең никахларын теркәячәк. Никахлашу сараенда 17 һәм 18 апрельдә 24 пар язылачак, ә менә 24 һәм 25 апрельдә 49 яңа гаилә туачак. Ләкин Красная горка көннәреннән соң киләсе атнада инде язылышучылар саны кими, юк-барга ышану аркасында, майда  яшьләр гаилә корырга бик ашкынмыйлар. Шуңа да карамастан, безнең тәҗрибә күрсәткәнчә, иң нык гаиләләр нәкъ менә майда өйләнешәчеләр арасында була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International