Май туйлары

2015 елның 18 апреле, шимбә

Июнь, июль, август, сентябрь айлары – яшьләрдә туй үткәрү өчен иң популяр айлар. Ә май аенда кияү белән кәләшләр төрле ырым – сүзләргә ышанып  үзләренең никахларын теркәргә ашыкмыйлар. Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе статистикасы күрсәтүенчә, никахларның саны май аенда иң кечкенә (2014 елның августында 760 пар булса, майда – 173 пар).

    Элек – электән май аенда өйләнешкәннер – иң бәхетле гаиләләр дип саналганнар, аларны майда, байлыкта, илгинлектә яшәрләр дип ышанганнар.

     ГХАТ идарәсе дә Халыкара гаилә көне – 15 майда гаилә коручыларга матур бәйрәм вәгъдә итә: гаилә агачы утырту һәм Башкарма комитет җитәкчесе Н.Г.Мәгъдиевтән котлау алу. 2015 елның 15 май көнне Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сараенда 36 пар никахларын законнаштырачаклар (2014 елда – 13 пар).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International