17 апрель көнне район мәдәният үзәге районыбызныӊ төрле өлкәләрдә дан казанган, һәркемгә үрнәк булырлык гаиләләрне кабул итте. «Мәктәп һәм гаилә» журналы үткәрә торган бу бәйге республика районнарында тәүгесе буларак бездә үткәрелә.
Җиӊүчеләр булып Нормабаш авылыннан Галиповлар гаиләсе танылды, алар Казан шәһәрендә уза торган финалда Балтач районы данын яклаячаклар. Казанда булачак бәйрәмгә шулай ук Субаштан Васильевлар гаиләсе аерым номинация буенча катнашачаклар. Бөрбаштан Корбангалиевлар, Кунырдан Саттаровлар, Кече Лызи авылыннан Филиповлар, Нөнәгәрдән Гарифуллиннар, Соснадан Хабибуллиннар, Кенәдән Ибраһимовлар гаиләләре һәркайсы матур чыгыш ясап, тамашачыларныӊ ихтирамын казанды.