2015 нче елның 21 апрелендә Мөслим муниципаль районының Туган якны өйрәнү музеенда 14 яшьләре тулган 11 егет һәм кызга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни сораулар буенча урынбасары Р.З.Солтанов яшьләрне истәлекле көн белән тәбрикләде һәм илебезнең лаеклы гражданнары булуларын теләде. УФМС җитәкчесе Р.И.Маракина укучыларны паспортны куллану тәртибе белән таныштырды. Шуннан соң БВс ветераннары Зиннуров М.З. и Шарипов Ә.Ә. укучыларга паспортлар тапшырдылар һәм үзләренең теләкләрен җиткерделәр. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Магалимова Я.Ш. егет һәм кызларны паспорт алу белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.