Теләче районы Сауш авылында яшәүче Фәймә әби Сөләймәновага 90 яшь тулды

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

Алан авылында туып-үсеп, шунда гомер иткән, бүген Сауш авылында бертуган сеңлесе Нәсимә Борһанова гаиләсендә тәрбияләнүче  Фәймә әби Сөләймәновага 90 яшь тулды.  Шушы уңайдан аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хаты тапшырылды. Аны иясенә халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин белән Алан авыл җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиев тапшырды.

Тыл һәм хезмәт ветераны Фәймә әбинең бүгенге тормышы шөкер итәрлек. Менә сигез ел инде ул бертуган сеңлесе Нәсимә апа белән кияве Фәрит абый тәрбиясендә яши. Өлкәннәребезнең йөзеннән елмаю, тормышны чиксез ярату билгеләре, телләреннән шаян сүз, уен-көлке китми.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International