Владимир Путин карары буенча Җирле үзидарәсе көне беренче тапкыр 2013 елның 21 апреленда уздырылды. Бу көнне барлык муниципаль хезмәткәрләре үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен үткәрә.
Яшел Үзән районы узендә 24 җирле үзидарәсен: районның үзәге һәм Татарстан Республикасының күләме буенча бишенче урынны алып торучы - Яшел Үзән шәһәрен, ике шәһәр тибындагы поселокны һәм 21 авылны туплый. Бүгенге көндә муниципаль белгеч югары квалификацияле генә түгел, ул беренче очракта җаваплы булырга тиеш. Чөнки муниципаль хезмәткәренең эше, халык белән бәйле буларак, төп бурычы - кешеләргә булышу, аларның булган проблемаларын чишү, тормышны якшыртуга бәйле буларга тиеш.
Бу көнгә багышлап Яшел Үзән башкарма комитеты ГХАТ бүлеге бинасына Әйшә, Мулла Иле, Күгеш, Олы Ачасыр, Түбән Урысбага авыл советларында эшләүче белгечләр чакырылды. Орлова Ольга, Абзалутдинова Әлфия, Хуҗина Рәмзия, Җиһаншина Наталья, Маткулова Хәнифә гражданлык хәле актларын төркәү буенча зур тәҗрибәле белгечләр буларак ГХАТ бүлеге җитәкчесе тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Управлениясе җитәкчесе А.Шавалеева исеменнән котлау хаты белән бүләкләнделәр. Шул ук көнне авыл советы белгечләре белән ГХАТ бүлеге белгечләре яңа АИС Web программасы буенча укыту үткәрделәр.