2015 нче елның 21 апреленда, муниципаль хезмәткәр көне уңаеннан, Мамадыш районы Башкарма комитетының түгәрәк залында, район башлыгы А.П.Иванов хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлап узды.
Бу көнне күп кенә хезмәткәрләр район башлыгының мактау грамоталарына һәм хатларына лаек булдылар. Алар арасында: ГХАТ бүлегенең баш белгече Гаязова Фәния Шамил кызы, авыл җирлеге сәркәтипләре: Харисова Миннегөл Вагыйз кызы (Олыяз), Нуруллина Зөләйха Рәис кызы (Үсәли), Гарипова Нурфәния Мирсаяф кызы (Түбән Сөн). Әлеге хезмәткәрләр бу олы бүләккә тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтләре белән районның социаль һәм икътисадый хәлен яхшыртуга, халык хуҗалыгын үстерүгә лаеклы өлеш керткәннәре өчен лаек булдылар. Район башлыгы хезмәтләренең югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады, эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарулары, хезмәтләренә тугры булулары өчен рәхмәтен җиткерде.