Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС идарәсенә шәһәребезнең иң яхшы нәфис сүз осталары җыелды

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

22 апрельдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәм Әдәбият елына багышланган “Көт мине,  мин кайтырмын, бары көт кенә” дип исемләнгән муниципаль конкурсның йомгаклау этабы узды. Финал алдыннан шәһәр мәктәпләре, урта махсус һәм югары уку йортлары укучылары,  студентлары  арасында сайлап алу турлары уздырылды. Нәтиҗәдә, 24 катнашучы финалга чыкты  - алар конкурсның йомгаклау этабында беренчелек өчен көч сынаштылар.

Бөек Ватан сугышы – илебез тарихында иң хәсрәтле еллар булып  калды. Чөнки ул һәр йортка, һәр  гаиләгә зур югалтулар, кара кайгы китерде. Аналар - балаларын, хатыннар  ирләрен югалтты. Әмма  һәр йортта,  һәр гаиләдә аларны өзелеп сагынып, яратып, өметләнеп көттеләр. Якыннарын чиксез ярату гына  кешеләргә җан җәрәхәтләренә бирешмәскә, авырлыкларны, әрнүләрне җиңәргә ярдәм итте. Конкурста катнашучылар сугыш чорында нәкъ менә шундый зур хис турында басым ясап сөйләделәр.

Әлеге чарага ирле-хатынлы Заборниковлар гаиләсе чакырылган иде. Евладий Кириллович һәм Нина Тимофеевналарның бер-берсен чиксез яратуы моңа ачык мисал булып тора. Дүрт ел буе  бердәнберен  көтеп алган хатынының олы мәхәббәте бөтен сугыш елларын узган иренә барлык авырлыкларны җиңеп, исән-имин әйләнеп кайтырга   ярдәм итә.

Хөрмәтле кунаклар арасында  полк кызы Валентина Борисовна Ляманова да бар иде. Ул чагында бала гына булган кыз әнисе белән Икенче Украина  фронтының химия складында яшәгәннәр. Шушы көнгә кадәр ул үзенең кыр почтасының номеры  1668 булуын яхшы хәтерли.

Бу көнне  ЗАГС идарәсе сәхнәсендә киеренкелек хакимлек итте. Татар һәм рус телләрендә яңгыраган шигърият һәм проза әсәрләре дәрәҗәле жюри хөкеменә тәкъдим ителде.

Жюрига һәркайсы зур тәэсир калдырган иң оста җиңүчеләрне ачыклау җиңел булмады.

Нәтиҗәдә, “Рус теле шигърияте” номинациясендә Түбән Кама шәһәренең 8 нче урта мәктәбе  укучысы Энҗе Әүхәдиева беренче  дәрәҗә Дипломга лаек булды.

“Татар теле шигърияте” номинациясендә Түбән Кама педагогия көллияте студенткасы Миләүшә Морзахановага беренче дәрәҗә Диплом тапшырылды.

Түбән Кама муниципаль районы  башкарма комитетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе  Б.Махотина  җиңүчеләрне котлады һәм аларга бүләкләр бирде.

Бүләкләү тантанасында шәһәр башлыгы киңәшчесе, Түбән Кама муниципаль районының ветераннар советы рәисе Григорий Китанов катнашты һәм җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International